Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 0.001 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. синтаксисның зур һәм күп көч куюны сорый торган сүзтезмәләр өлеше иҗтиһатлы галим тарафыннан бай фактологик нигездә, гаять зур җентеклелек белән тикшерелде: сүзтезмәләрнең компонентлары арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнешләрнең типлары ачыкланды, аларны төркемләү принциплары эшләнде, сүзтезмәләрнең барлык төр калыплары барланды һәм фәндә теркәлде.
  2. Шулай итеп, сүзтезмәләрне тулы һәм тирән итеп анализлау үрнәге төзелде.
  3. Мәсәлән, үзенең башлангыч фәнни тикшеренүләрендә үк, ул татар телендә хәбәрнең, рус теленнән аермалы буларак, кушма төре дә бар икәнен беренчеләрдән булып билгели, аның мәгънә спектрының гаять киң булуын, телебезнең иң нечкә мәгънә төсмерләрен дә белдерә алырлык мөмкинлекләре бигрәк тә кушма хәбәргә йөкләнгән икәнен ача: үкенү, соклану, ис китү, курку, шикләнү, мөмкин булу яки булмау һ.
  4. Бу аның кандидатлык диссертациясе була, ул 1954 елда уңышлы рәвештә яклана, анда күтәрелгән һәм хәл ителгән проблемалар күренекле тюркологлар тарафыннан хуплау таба.
  5. Аларның синтетик төре татар һәм, шулай ук, башка барлык төрки телләрнең дә үзенчәлекле асылын үзләрендә чагылдыра, шуңа күрә дә бу мәсьәләне өйрәнү аеруча мөһим иде.
  6. Зәкиев бу очракта да методологик эзлеклелеген саклый һәм, әгәр дә затланышсыз фигыльләр һәм бәйлек яисә бәйлек сүзләр белән бәйләнгән конструкцияләрнең, баш җөмләдән аермалы буларак, үз иясе бар икән, аларны иярчен җөмлә итеп карарга тәкъдим кертә.
  7. Аспирант елларында укылган бу фикер миндә һәрвакыт истә тора, чөнки, җирле сөйләшләрне өйрәнгәндә, халык сөйләм телендә бу модель шактый еш күзәтелә, мәсәлән, безгә аның мисалларын минзәлә, пермь сөйләшләрендә, себер диалектларында күп кенә язып алырга туры килде: нимәгә килдийе ни?
  8. Гомумән, җыеп әйткәндә, татар теле синтаксисы галим тарафыннан бербөтен система итеп тирәнтен өйрәнелә һәм нәтиҗәләр 1958 елда «Хәзерге татар әдәби теле: Синтаксис» исемендә басылып чыга.
  9. Зәкиевнең рус телендә «синтаксический строй татарского языка» дигән зур фәнни монографиясе (454 б.
  10. Бу монументаль хезмәт авторның докторлык диссертациясе.